Сергей Кравцов һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллыгы уңаеннан онлайн-марафонга старт бирәчәк

2020 елның 2 октябре, җомга

2 октябрьдә РФ Мәгариф министрлыгы һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллык юбилеена багышланган онлайн-марафон оештыра. Чарада Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)"  берлеге генераль директоры Роберт Уразов, төбәк министрлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Ворлдскиллс хәрәкәтендә катнашучылар һәм халыкара экспертлар катнаша. Трансляция Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә 10:00 сәгатьтә  башлана (https://vk.com/minprosvet).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International