"Мәгариф хәбәрләре"нең яңа саны Россиядәге үзенчәлекле мәктәпләргә багышланган

2020 елның 2 октябре, җомга

"Россиянең үзенчәлекле мәктәпләре" - Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа саны шундый исем астында чыкты.

Укучыларга мөрәҗәгатендә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, ведомствоның бурычы - илнең барлык мәктәпләренә мөмкин кадәр ярдәм итү, дип ассызыклап үтте. Быел “Мәгариф” илкүләм проекты ярдәмендә 27 мең авыл мәктәбе физика, химия, биология һәм башка фәннәрне укыту өчен җиһазлар алачак. Мәктәптә уку һәм аралашу, үз талантларыңны камилләштерү кызыклы булган белем бирү тирәлеген булдыру барлык мәктәпләр өчен мөһим бурыч булып кала.

"Мәгариф хәбәрләре"нең яңа чыгарылышында шулай ук белем бирү процессын үстерүнең стандарт булмаган концепцияләре буенча эшләүче мәктәп директорлары эш тәҗрибәләре һәм методик алымнары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International