Чүпрәле районында «Үсеш ноктасы» ачылышында роботларның ничек эшләвен күрсәттеләр

2020 елның 2 октябре, җомга

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Киләсе елга шундый үзәкләр районның дүрт мәктәбендә ачу планлаштырыла. 

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен Россия буенча 2951 һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә 27 000 мәктәп заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак.

«Үсеш ноктасы» ачылу белән укучыларны һәм укытучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов котлады. Ул укучыларга иҗади эзләнүләрдә зур уңышларга ирешүләрен теләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов та үзәкнең эшчәнлеге укучыларның төрле яктан сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.

Кунакларга «Үсеш ноктасы» үзәге кабинетлары буйлап сәяхәт уздырдылар һәм аның түгәрәкләре эше турында сөйләделәр.

«Үсеш ноктасы» үзәген ачу кысаларында укытучылар мастер-класслар әзерләгәннәр иде, анда роботларның, квадрокоптерларның, 3 D принтерның ничек эшләвен күрергә мөмкин иде.

Узган ел мондый үзәк Иске Чүпрәле 1нче урта мәктәбендә барлыкка килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International