Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2020 елның 5 нче октябрендә Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.
Чарада 700 дән артык кеше, шул исәптән республиканың барлык районнарыннан укытучылар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук мәгариф өлкәсендә идарә итүче җитәкчеләр катнашачак.