Россия Мәгариф министрлыгы россиялеләргә яңа һөнәр алырга ярдәм итәчәк

2020 елның 2 октябре, җомга

Пандемия нәтиҗәсендә бөтен дөньяда эшсезләр саны артты, ә яшь белгечләргә вакансия табу катлауланды. Россия Мәгариф министрлыгы мондый кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк, яңа белгечлек алу һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Россиялеләргә өстәмә һөнәри белем бирү программасында барлык төбәкләр дә катнаша.

Программада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Укулар заманча халыкара стандартлар нигезендә җиһазланган көллиятләр базасында алып барылачак.  2020 ел ахырына кадәр барлыгы 110 мең кешене укыту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International