Быел үз белемеңне тикшерү буенча татар телендәге «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә 379 меңгә якын кеше катнашкан. Диктанттагы билгеңне акция сайтындагы «Билгем нинди?» бүлегендә белергә мөмкин. Якынча саннар проектның Instagram-аккаунтында чыкты.
Оештыручылар әйтүенчә, барлык нәтиҗәләр диктантны язганнан соң 30 көн эчендә — 1 ноябрьгә кадәр билгеле булачак.
Бөтен дөньяда диктант язу өчен барлыгы 2,3 мең мәйданчык (шуның 1,8 меңе — Татарстанда, иллесе — башка илләрдә, утызы — Башкортстанда) оештырылган.
Акциядә яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәре һәм гаилә хәленә карамастан теләгән һәркем катнаша алды. Быел Covid-19 пандемиясе аркасында дөньяда диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында онлайн режимында узды.