Бүген, 2 октябрьдә, Казан педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында һөнәри техник белем бирү системасының 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.
Һөнәри техник белем бирү системасының туган көне дип 1940 елның 2 октябре санала. Ул көнне «СССРның дәүләт хезмәт резервлары турында» СССР Югары Советы Президиумы Указы кабул ителә.
Бәйрәм чарасында һөнәри техник белем бирү системасы ветераннары, республика көллиятләре һәм техникумнары җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар чыгыш ясаячак. Чарада онлайн режимда республиканың барлык һөнәри белем бирү оешмалары хезмәт коллективлары катнашачак.