Буада 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды

2020 елның 2 октябре, җомга

Буа районында 260 урынга исәпләнгән «АБВГДЕЙКа»  яңа төзелгән  балалар бакчасы ачылды.  Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм Идел аръягы зонасында иң зурлардан булып санала.

Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә күптән көтелгән һәм мөһим вакыйга.

Шәһәрнең "АБВДЕЙКа" мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесенең тантаналы ачылышына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, "СтройИнжиниринг" ҖЧҖ баш инженеры Фоат Хәкимов чакырылган иде.

Яңа бакча ачылу тантанасына килгән кунакларны, балаларны, эти-эниләрне Буа муниципаль районы  башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.

Биредә балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: иркен төркем һәм йокы бүлмәләре, күп функцияле заллар, азык-төлек блоклары заманча җиһазландырылган. Ә иң мөһиме,  төзелгән  объект кече яшьтәге балаларны бакчага урнаштыру өчен урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Биредә тәрбияләнүчеләр кече яшьтән үк берничә тел: туган тел, инглиз телен өйрәнәчәкләр. Инновацион юнәлеш -  робот техникасын өйрәнү булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлылык тудыруны  исәпкә алып җиһазландырылган.  Ә тезелеп киткән балалар мәйданчыклары белән нәниләр генә түгел, аларның әти-әниләре дә сокланды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International