Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән 2020 елның сентябрь ахырында старт алган «Мәгариф турында 2020» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына гаризалар кабул итү 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста катнашуга басмалар, индивидуаль журналистлар, блогерлар, шулай ук мәгариф турында материаллар иҗат итүче мәктәп укучылары һәм педагоглар чакырыла.
Конкурска заявкалар Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында махсус бүлектә кабул ителә. Әлеге бүлектә конкурс турында тулырак мәгълүмат белән танышырга була.
Конкурсның максаты - мәгариф системасын модернизацияләүче һәм үстерүче проектларны яктыртуның иң яхшы тәҗрибәсен бүләкләү, җыю һәм тарату, шулай ук мәгариф темасын күтәрүдә һәм популярлаштыруда катнашучы журналистларга ярдәм итү.