Россиядә һәм бөтен дөньяда 5 октябрьдә билгеләп үтелүче Укытучылар көне алдыннан «Без - Укытучыларга» социаль проекты эшли башлады.
Проектның МЫ-УЧИТЕЛЯМ.РФ рәсми ресурсында компания-партерлардан педагоглар файдалана алырга мөмкин булган махсус тәкъдимнәр һәм акцияләр җыелган. Бу бушлай китаплар, лекцияләр, музейларга билетлар, шулай ук уку әдәбияты буенча махсус тәкъдимнәр, курслар, белем бирү һәм күңел ачу онлайн-платформаларына керү мөмкинлекләре.