Татарстанда һөнәри-техник белем бирүнең 80 еллыгын бәйрәм иттеләр

2020 елның 3 октябре, шимбә

Татарстанда 2 октябрьдә һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара Казан педагогика көллиятендә, республиканың барлык һөнәри белем бирү оешмаларының хезмәт коллективларын видеорежимда тоташтырып, махсус дистанцион форматта узды.

Бәйрәм чарасында һөнәри-техник белем бирү системасы ветераннары, көллият һәм техникум җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар катнашты. Россия һөнәри техник белем бирү системасының юбилее уңаеннан Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның видеокотлавы күрсәтелде.

Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Ветераннарны һәм тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап ул "80 ел эчендә һөнәри-техник белем бирү системасы лаеклы юл узды" диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International