Россиядә урта һөнәри белем дәрәҗәле генә түгел, ә ил икътисады үсеше локомотивы булырга тиеш, чөнки ул хезмәт җитештерүчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый, дип белдерде Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин.
Министрлар Кабинеты башлыгы Ростов-на-Донуга эш сәфәре кысаларында җомга көнне Россия көллиятләре директорлары һәм укытучылары, һөнәри белем бирү өлкәсендә эксперт бергәлеге вәкилләре һәм студентлар белән очрашты.