Укытучылар #ПоздравьСвоегоУчителя акциясе кысаларында котлау открыткалары алачак

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган #ПоздравьСвоегоУчителя бөтенроссия акциясе 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Киләчәк укытучысы" һөнәри конкурсы командасы һәм "Россия почтасы"  тарафыннан уздырыла.

Катнашырга теләүчеләр "Россия почтасы" рәсми сайтында "Киләчәк укытучысы" открыткаларының берсен сайлап алырга, аны тутырырга һәм җибәрергә мөмкиннәр. Котлау открыткалары конкурсның социаль челтәрләрендә  #ПоздравьСвоегоУчителя хештегы белән бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International