Педагоглар һәм студентлар чыршы аллеясе утыртты

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Быел Россия һөнәри-техник белем системасы оешкан көнгә 80 ел тулу билгеләп үтелә. Авыл хуҗалыгы техникумы  директоры Илнур Җамалтдинов әйтүенчә, акция әлеге датага, ТАССРның 100 еллыгына һәм уку йортының агымдагы елда билгеләп үтәчәк бер гасырлык юбилеена багышланган. 

“Безнең тарафтан 23 чыршы утыртылды, планда – тагын 33 үсенте утырту. Әлеге акция студентларның хә­терендә сакланып калыр, ә агачлар Тәтештә яшәү­челәрне сөендерер, дип уйлыйм. Хәзергә иң мөһиме, алар тернәкләнеп китсен иде. Агач үсентеләрен карап торуны безнең уку йорты тормышка ашырачак”, – дип сөйләде Илнур Назыйм улы. Ул Тәтешнең су-канализация оешмасы җитәкчесе Руслан Полозов техника белән ярдәм итүен, агач үсентеләренең Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе ­Ранил Рәхмәтуллин, ә аларны утырту урыны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев тарафыннан тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Өченче курс студенты Степан Макаров авыл хуҗалыгы техникумына Югары Ослан районыннан килгән. “Берничә елдан соң биредән узып киткәндә агачларның кайберләрен үзем утыртканлыгын хәтердә яңартачакмын”, – дип уртаклашты ул. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International