Тәтештә кадет мәктәп-интернатында «Үсеш ноктасы» ачылды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты базасында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» ачылды. 

Кадет мәктәп-интернаты районда цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү үзәге булган өченче уку йорты булачак. «Үсеш ноктасы» бүгенге көндә Олы Тархан һәм Алабирде урта мәктәпләрендә уңышлы эшләп килә.

«2020 елда уку йор­ты­бызны уку ­барышын, өс­тәмә белемне һәм мәк­тәптән тыш эшне ка­милләштерергә исәп­лән­гән „Үсеш ноктасы“ прог­раммасына керттеләр. Бүгенге көндә тормыш иминлеге нигезләре классы җайлаштырылган, информатика һәм шахмат буенча ял итү урыны өчен җиһазлар китергәнне кө­тәбез», — дип сөйләде кадет мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллин.

Аның әйтүенчә, «Үсеш ноктасы»нда эшләячәк педагоглар ел дәвамында өйрәнүләр узган. «Әле­ге проект ярдәмендә кадетлар үзләренең бе­лемнәрен яхшырту өчен цифрлаштыруны файдаланырга өйрәнәчәк», — диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Инна Лазарева.

Кадет Всеволод Черенков фикеренчә, әлеге үзәктә шөгыльләнүләр бары тик теоретик белемнәрне үзләштерергә генә тү­гел, шулай ук практик күнек­мәләрне өйрәнергә дә йогынты ясаячак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International