Песошин Татарстанның Мәгариф министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа җитәкче — Илсур Һадиуллинны тәкъдим итте. 

Хөкүмәт башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы турында искәртте һәм яңа министрга уңышлы эш теләде. Ул ведомство сайлаган курс алга таба да дәвам иттереләчәк дигән ышаныч белдерде.

Алексей Песошин мәгариф министрлыгы коллективын һәм республиканың барлык педагогларын һөнәр бәйрәмнәре — Укытучылар көне белән дә котлады.

Моңа кадәр мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Рафис Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International