Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советына кандидатлар өчен ачык тавыш бирүдә 212 000 кеше катнашкан. Тавыш бирү 21-30 сентябрьдә узды, советны формалаштыру өчен иҗтимагый мәйданчык булып Одноклассники социаль челтәре сайланды.
Һәр төбәктә халык тавыш бирүе буенча лидерлар билгеләнде, һәм бирелгән тавышларны техник тикшерү процедуралары тәмамлангач, Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советына керәчәк педагогларның исемнәре билгеле булачак. Алар Министрлыкның рәсми ресурсларында бастырылачак. Шуннан соң беренче утырыш датасы игълан ителәчәк, анда мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак.