Спас районы укучысы Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Тугызынчы сыйныф укучысы Захар Ильичев Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Мәктәп укучысы «Агрокоптерлар» юнәлеше буенча авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында узган  «Агро НТИ-2020» конкурс дипломын яулады.

Мәктәп директоры Евгения Мамонова үз проектында укучы квадрокоптер  эшен күрсәтте, дип ачыклык кертте. 2019 елда мәктәптә ачылган "Үсеш ноктасы" үзәгенә өч кечкенә һәм бер зур квадрокоптер килгән. "Хәзер менә без аларны иҗади эшләрдә кулланабыз һәм нәтиҗәләрен дә күрәбез", - дип билгеләде җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International