Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) укытучылар өчен 2020 елгы БДИ катнашучыларының типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән методик тәкъдимнәр бастыра башлады. Материаллар белән ФИПИ сайтында «Аналитик һәм методик материаллар» бүлегендә танышырга мөмкин.
БДИның төп чоры тәмамланганнан соң ел саен методик тәкъдимнәр эшләнелә. Укытучылар аларны ел дәвамында үз эшләрендә исәпкә ала алсын һәм чыгарылыш укучыларына БДИга әзерләнергә ярдәм итсен өчен тәкъдимнәр бастырыла. Материаллар БДИның контроль үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән һәм имтихан эшләренә, бу елгы БДИда катнашучыларның нәтиҗәләренә, ачыкланган кыенлыкларга һәм типик хаталарга характеристика һәм анализ ясый.
Методик тәкъдимнәр БДИ формасында тапшырыла торган барлык предметларны да үз эченә ала.