Бөтенроссия тикшерү эшләре планлы уза - Рособрнадзор

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бөтенроссия тикшерү эшләре планлы уза, - дип хәбәр итә РИА "Новости" Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.

"Бөтенроссия тикшерү эшләре, карантинга киткән берничә мәктәптән кала, бөтен регионнарда да план режимында уздырыла. Аларны үткәрү тәртибенә һәм графигына бернинди үзгәрешләр кертелмәде", - дип сөйләделәр ведомствода.

2020 елда Бөтенроссия тикшерү эшләре  14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр үткәрелә.

Бөтенроссия тикшерү эшләре - ул федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен аерым укыту предметлары буенча үткәрелә торган йомгаклау контроль эшләре. Алар дәүләт йомгаклау аттестациясе аналогы түгел һәм төбәк яки мәктәп дәрәҗәсендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International