Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсының III онлайн-этабын үткәрә

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

5 октябрьдә мәктәп музейлары конкурсының III онлайн-этабы башлана.

Быел конкурста 36 регион вәкиле катнаша - Россиянең иң яхшы яшь экскурсоводлары һәм мәгариф оешмалары музейлары педагоглары. Реаль вакыт режимында конкурсантлар үз проектларын бөтенроссия дәрәҗәсендә яклаячак.

Атна дәвамында педагоглар һәм яшь экскурсоводлар мастер-классларда һәм галимнәр, музей хезмәткәрләре, вуз укытучылары катнашында узачак дискуссияләрдә, шулай ук иҗади кичәләрдә катнаша, педагогик инновацияләр белән таныша алачак.

Финал 9 октябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International