“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицеенда өченче “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлады. 2019 елда мондый үзәкләр районның Тирсә һәм Бима мәктәпләрендә ачылган иде.
Быел лицейга федераль бюджеттан ремонт эшләренә 1 млн сумнан артык, җиһазларга 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Җиһазлар әле тулысынча кайтып җитмәсә дә, педагоглар балалар белән түгәрәкләрдә шөгыльләнә башлаган инде.
Мәсәлән, информатика юнәлеше буенча эшләүче "Югары пилотаж" түгәрәгенә йөрүче өлкән сыйныф укучылары үз җитәкчеләре ярдәмендә ноутбукларда 3D-модельләштерү тирәлегендә анимация булдыра.