Рособрнадзор җитәкчесе ата-аналар белән бөтенроссия очрашуын үткәрәчәк

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

19-нчы октябрьдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев ата-аналар белән бөтенроссия очрашуын үткәрәчәк. Ведомство белгечләре белән бергә ул 2020-2021 елларда БДИ һәм ДЙА-9 оештыру һәм уздыру, бөтенроссия тикшерү эшләре һәм башка темаларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк.

Сораулар инде хәзер үк «ВКонтакте» социаль челтәрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сәхифәсендә һәм ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Сорауларны язма рәвештә яки видеомөрәҗәгать форматында җибәрергә мөмкин. Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу барышында биреләчәк.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесенең ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы 19-нчы октябрь 11.00 сәгатьтә ТАСС мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узачак. Очрашу барышында төбәкләрдән турыдан-туры тоташу планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International