Рособрнадзорның онлайн-консультацияләре кысаларында физика буенча имтиханга әзерлек турында сөйләделәр

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

12 октябрьдә Рособрнадзорның онлайн-консультацияләре кысаларында Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләр физикадан БДИга әзерләнүгә багышланган эфир уздырды. Әлеге предмет буенча имтихан эше һәм БДИга әзерлек үзенчәлекләре турында физика буенча БДИның контроль үлчәү материалларын әзерләү комиссиясе әгъзасы, физика-математика фәннәре кандидаты Сергей Стрыгин сөйләде.

Эфир барышында тамашачылар имтихан эшенең структурасы, 2021 елгы үзгәрешләр турында, контроль үлчәү материалының төрле позицияләрендә (КИМ) нинди биремнәр һәм темалар очраша алуы, мәсьәләләрне бәяләү критерийлары ничек үзгәрүе, КИМда белешмә мәгълүматларыннан ничек файдаланырга һәм җавапларны ничек дөрес яздыру турында белә алдылар. Шулай ук эфир тамашачылары сораулар бирә һәм аларга онлайн-режимда җаваплар алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International