Россия укучылары NAUKA 0+ фестивалендә дөньядагы иң яхшы галимнәрнең лекцияләрен тыңлый ала

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Онлайн-форматта узган NAUKA 0+ Бөтенроссия фән фестиваленең беренче өч көнендә 7 миллионнан артык кеше катнашты. Әлеге фестиваль  дөньяда фәнне популярлаштыру өлкәсендә иң зур мәгърифәтчелек проекты, ул Нобель атналыгы кысаларында уздырыла. Быел фестивальнең төп темасы "Киләчәк физикасы" булды. Фестивальне ачуда Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк катнашты. Ачылу тантанасында ул быелгы Нобель премиясенә ия булган тикшеренүләргә багышланган лекция белән чыгыш ясады.

Программа буенча 400 мәйданчыкта 10 000 артык чара уздырыла: Россиянең әйдәп баручы галимнәре лекцияләре, вебинарлар һәм мастер-класслар, виртуаль лабораторияләр, мавыктыргыч фәнни шоулар, кешелек җәмгыятенең киләчәге турында дискуссияләр, фәнни фильмнар күрсәтү, роботлар ярышлары, Science Slam фәнни сугышлары, квизлар һәм квестлар. Сылтама аша үтеп фестивальдә катнашу өчен теркәлергә һәм онлайн-трансляцияне  карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International