Чыгарылыш сыйныфлар БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза торган көн билгеле булды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак. 

Йомгаклау иншасы язу өчен укучыларга 3 сәгать 55 минут биреләчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен инша яки изложение язу вакыты 1,5 сәгатькә озайтыла.

Төп сроктан тыш (2 декабрь) йомгаклау иншасын тапшыру өчен 2021 елның 3 февралендә һәм 5 маендә өстәмә даталар да билгеләнгән.

9 сыйныф укучыларына рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен өстәмә көннәр — 2021 елның 10 марты һәм 17 мае.

Йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узу тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен рөхсәт булачак. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча «зачет» яки незачет» булырга мөмкин.

Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар дүрт биремне үтәргә тиеш. Моңа текстны кычкырып уку, аның эчтәлеген сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монолог һәм имтихан алучы белән диалог керә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International