“Мәктәп волейбол лигасы” турнирының зона ярышлары дәвам итә

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

3-4 октябрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ТР «Мәктәп волейбол лигасы» турниры кысаларында зона ярышлары узды.

3 октябрьдә  зона ярышлары егетләр командалары арасында узды. Уеннарда турнирның муниципаль этапларында җиңүчеләр катнашкан. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Чистай муниципаль районының 4 нче урта мәктәбе;

2 урын - Түбән Кама муниципаль районының 35 нче лицее;

3 урын - Яңа Чишмә муниципаль районының Ленин урта мәктәбе;

4 октябрьдә кызлар командалары арасында зона ярышлары узды. Уеннарда турнирның муниципаль этапларында  җиңүче сигез мәктәп командасы катнашты.

1 урын - Түбән Кама муниципаль районының 7 нче урта мәктәбе;

2 урын - Әлки муниципаль районының Чуваш-Кичүе урта мәктәбе;

3 урын - Чистай районының 3 нче гимназиясе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International