Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Министрлыкта даими нигездә дистанцион укытуны кертү буенча бернинди планнар да юк. Ә мондый хәбәрләр — социаль киеренкелек китереп чыгару өчен чираттагы провокация омтылышы гына», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте.
Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә интернетта даими нигездә дистанцион укыту турында ялган хәбәрләр пәйда булган.
«Бүген ата-аналар чаты — аралашу өчен әһәмиятле мохит һәм аларның популярлыгы безнең гражданнарның мәгариф мәсьәләләре белән кызыксынуын яхшы күрсәтә. Ләкин анда, билгеле сәбәпләр буенча, шушындый имеш-мимешләр барлыкка килергә мөмкин. Безнең кайнар элемтә белгечләре һәм экспертлары һәрвакыт элемтәдә, шулай ук безнең мәгълүмати ресурслар актуаль һәм тикшерелгән мәгълүмат белән һәрвакыт тулыланып тора», — диде мәгариф министры Сергей Кравцов.