Республиканың сәләтле балалары өчен инглиз теле буенча профиль смена башланды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

12-18 октябрьдә “Дуслык” оешмасы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен инглиз теле буенча “Кредо” республика профиль сменасы кысаларында беренче көзге укыту-тренировка җыеннары узачак.

Сменада республиканың төрле районнарыннан 140тан артык укучы катнаша. Алар -  2020-2021 уку елының инглиз теле буенча мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук 2019-2020 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары.

Атна дәвамында балалар белән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе укытучылары, магистрлары,студентлары  командасы шөгыльләнәчәк. Ә кичке вакытта спорт һәм күңел ачу чаралары оештырылачак, анда балалар үзләренең талантларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International