Казанның Яңа Савин районында (Голубятников ур., 93а) 93-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Яңартудан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны артачак һәм шикәр чире булган балалар өчен махсуслаштырылган төркем ачылачак.
1675,4 кв.м мәйданлы балалар бакчасы бинасы 1975 елда төзелгән. Үзенең 45 еллык тарихында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шактый искергән һәм күптән ремонтка мохтаҗ булган. Бөтен коммуникация челтәрләре яраксыз хәлгә килгән. Ремонт агымдагы елның апрель башында старт алды.
Капиталь ремонтка кадәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең 10 төркеме булган, шул исәптән 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ике төркем. Балалар бакчасында барлыгы 235 бала белем алган. Быел шикәр чире булган балалар өчен компенсацияләү юнәлешендә өстәмә төркем ачылачак. Хезмәткәрләр штаты да артачак: балалар белән дефектолог, табиб-эндокринолог, шәфкать туташы эшләячәк.
Капиталь ремонт нәтиҗәсендә балалар бакчасында яңа бүлмәләр дә барлыкка киләчәк: логопед кабинеты, рәсем эшчәнлеге, психолог, татар теле кабинетлары, элек булмаган спорт залы һәм башкалар.
Бүгенге көнгә эшләр 90%-ка үтәлгән. Алар киләсе атнада тәмамланыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Казанның мәктәпкәчә белем бирү челтәрендә 320 оешма исәпләнә, балалар бакчаларына 75 меңнән артык бала йөри. Узган ел Казанда 18 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Шулай ук быел «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән 9 яңа мәктәпкәчә учреждениене ачу күздә тотыла.