“Мәгариф” илкүләм проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында агымдагы елда республикада “Кванториум” мобиль технопаркы эшли башлады. Аның максаты- инженерлык һәм фәнни һөнәрләрнең абруен күтәрү, Россиянең глобаль технологик лидерлыгы өчен кадрлар резервын әзерләү.
5 октябрьдән Яр Чаллының “Кванториум” мобиль технопаркы укытучылары Зәй шәһәренең 7нче мәктәбендә эшли башлады. Биредә укучыларны IT өлкәсендә эшләүче белгечләр итүгә әзерлек күздә тотыла. Моның өчен әлеге мәктәп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Чаллының “Кванториум” мобиль технопаркы белән биш еллык килешү төзеде. “Кванториум” мобиль технопаркы укытучылары әлеге мәктәпнең V-XI сыйныф укучылары белән ныклап эшли дә инде. Алар дәресләрдән соң, дүрт – VR/IT-КВАНТУМ, Гео-Аэро- КВАНТУМ, Промробо/Промдизайн КВАНТУМ, High-tech КВАНТУМ юнәлешләрендә әлеге мәктәпнең 147 укучысына тирәнтен белем бирә. Шул рәвешле технопарк укытучылары агымдагы елда бирегә өч мәртәбә киләчәк.
Тулаем алганда, проектның эшчәнлеге сәләтле балаларга һөнәри юнәлеш бирүдән гыйбарәт. Гео-Аэро- КВАНТУМ юнәлешендә дәрес бирүче педагог укучыларга карталарын булдырырга өйрәтә. Аларга үз бизнесларын оештыру, мәсәлән, кеше күп йөри торган урында кафе булдыру нечкәлекләренә төшендерә.