Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсының икенче этабы тәмамланып килә

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»  грантын алучыларны сайлап алу конкурсының икенче этабы тәмамланып килә. Әлеге этап барышында 25 белем бирү оешмасы эшчәнлегенә эксперт бәяләмәсе бирелде.

Әлеге  этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикалары һәм технологияләре бәяләнә.

Нәтиҗәләр 2020 елның 20 октябренә кадәр ясалачак. Комиссия тарафыннан конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча  җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнәчәк, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International