Татарстан укучысы "Юннат" Бөтенроссия конкурсы призеры булды

2020 елның 16 октябре, җомга

2020 елның апреленнән октябренә кадәр Татарстан Республикасында "Юннат" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды. Әлеге конкурсның төбәк этабына эксперт комиссиясе тарафыннан 14 муниципаль берәмлек (Алексеевск, Әлки, Буа, Кайбыч, Мамадыш, Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Тәтеш районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре) гомуми белем бирү оешмаларының 6 - 10 класс укучыларының 16 тикшеренү эше сайлап алынды. 

"Юннат" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр:

- Гыйльметдинов Әмир (Яр Чаллы шәһәре);

- Сафина Гүзәл (Мамадыш шәһәре);

- Кузьмина Ярослава (Яр Чаллы шәһәре);

- Гыймадиев Дамир ( Буа шәһәре).

Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның йомгаклау этабында читтән торып катнашу өчен Федераль экологик-биология үзәгенә җибәрелде. Финалга Кузьмина Ярослава белән Гыймадиев Дамир чыкты. Тикшеренү эшләрен яклау онлайн форматта узды. Нәтиҗәдә,  Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыймадиев Дамир «Инженерия, автоматизацияләштерү һәм робототехника» номинациясендә  2нче урын яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International