17 октябрьдә казанлылар «Тоталь диктант» язачак

2020 елның 16 октябре, җомга

Иртәгә, 17-нче октябрьдә, казанлылар «Тоталь диктант» язачаклар. Быел бөтендөнья грамоталылык акциясендә онлайн һәм оффлайн форматларда катнашырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасында диктантны 250-дән артык мәйданда язып булачак. Акциягә 8 меңнән артык кеше кушылыр дип көтелә. Элеккечә, Казанда төп мәйданчыклар Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы булачак. Моннан тыш, диктантны «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында, 93 нче гимназиядә, «Мега» сәүдә үзәгендә һәм Универсиада авылында язарга мөмкин. Мәйданчыкларның тулы исемлеге белән чара сайтында танышырга була.

Инде икенче ел рәттән диктант язуда Татарстанда белем алучы чит ил студентлары катнаша. Алар өчен алты мәйданчык һәм диктант язуның гадиләштерелгән варианты әзерләнгән.

Быел текстның авторы язучы, «Милли бестселлер» әдәби премиясе лауреаты Андрей Геласимов булачак. Махсус акция өчен ул теоретик космонавтикага нигез салучы Константин Циолковскийга багышланган текстның дүрт өлешен әзерләячәк.

Катнашучыларның эшләрен Рус милли мәдәни берләшмәсе филологлары һәм КФУ укытучылары тикшерәчәк.

Акциядә катнашучы сыйфатында 17-нче октябрьгә кадәр проект сайтында теркәлергә була. Диктант иртәгә 14.00 сәгатьтә дөньяның 70 иленең меңләгән шәһәрендә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Тоталь диктант» – барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле дитктант формасындагы белем бирү акциясе. Узган ел Татарстанда анда 6 мең кеше катнашты, шул исәптән 2,6 меңнән артык казанлы. Халыкара акциягә дөньяның 81 иле кушылды, анда 236 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International