Татарстанлылар мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру буенча сораулар бирә алачак

2020 елның 16 октябре, җомга

16-нчы октябрьдә казанлылар ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән турыдан-туры элемтәгә кушыла алачак. Алар башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, башлангыч сыйныф укучыларын - 1-4 сыйныф укучыларын - бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Казанда яңа уку елыннан барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай туклана башлады - бу 72 мең бала.

Турыдан-туры элемтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр булачак. Сорауларны түбәндәге электрон почта аша: op.rt@tatar.ru, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча җибәрергә була. Республика халкы турыдан-туры элемтә барышында спикерларга +7(800)350-44-72 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International