Мәгариф министрлыгы спортка багышланган Бөтенроссия ачык дәресе үткәрәчәк

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Мәгариф министрлыгы "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәр баланың уңышы" проекты буенча Бөтенроссия ачык онлайн-дәресләр циклын дәвам итә. Аның максаты - укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.

Дүшәмбе көнне, 19 октябрьдә узачак өченче дәрес темасы - «Спорт - ул тормыш». Укучылар спорт индустриясе һөнәрләре, спорт мәктәпләре һәм олимпия резервы мәктәпләре эше турында беләчәк. Дәреснең мәйданчыгы итеп "Лужники" Олимпия комплексының Зур спорт аренасы сайланды. Аны оештыру буенча Мәгариф министрлыгы партнеры -  Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты.

Үткәрү көне һәм вакыты: 19 октябрь (дүшәмбе), 14:00

Адресы: Мәскәү шәһәре, Лужники ур., 1 йорт (Зур спорт аренасы)

Туры эфирны трансляцияләү проектның рәсми сайтында: открытыеуроки.рф  һәм социаль челтәрләрдә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International