Министрлар Кабинеты югары уку йортларында һәм көллиятләрдә максатчан уку юнәлеше турында яңа нигезләмәне раслады

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 1 гыйнварыннан көллиятләрдә һәм югары уку йортларында максатчан укытуның яңа кагыйдәләрен кертү турындагы карарны имзалады. Документ якшәмбе көнне Хөкүмәт сайтында бастырылды.

"Аерым алганда, абитуриентларны максатчан укуга җибәрүче мәгариф оешмалары өчен җаваплылык билгеләнә, соңыннан аларны үзләренә эшкә алырга тиешләр. Эшкә урнаштырудан баш тарткан очракта, мондый оешмалар укучыны максатчан укытуга тотылган чыгымнарны бюджетка кайтарачак", - диелә документка аңлатма язуында.

Хәзерге вакытта әлеге нормалар, мәгариф учреждениеләреннән тыш, абитуриентларны укырга җибәрүче барлык оешмалар өчен дә гамәлдә. Кабул ителгән документ барысы өчен дә бердәм таләпләр билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International