Татарстан укучыларын «Җиңү Чыршысын яса» Бөтенроссия балалар конкурсында катнашырга чакыралар. Җиңүчеләр яңа ел открыткалары авторлары булачак.
Яңа ел рәсемнәре конкурсын Россия Почтасы, Җиңү музее һәм Оксана Федорованың «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» хәйрия фонды үткәрә. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.
Яшь рәссамнар 1945 нче елның Яңа ел бәйрәме темасына үз эшләрен тәкъдим итәргә тиеш: фронтта һәм тылда Яңа елны ничек бәйрәм иттеләр, балалар һәм өлкәннәр нәрсә турында хыялланганнар, котлаулар һәм бүләкләр нинди булган.
Эшләр 2020 елның 15 октябреннән 25 ноябренә кадәр кабул ителә. Рәсемнәрне башкару техникасында чикләүләр юк. Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: 7 яшьтән 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 15 яшьтән 17 яшькә кадәр. 7 декабрьдә жюри җиңүчеләрне игълан итәчәк. Тугыз җиңүченең рәсемнәре Яңа ел открыткаларының коллекцион сериясен булдыру өчен файдаланылачак.