Рособрнадзор җитәкчесе әти-әниләрнең БДИ, ДЙА-9 һәм ВПР уздыру турындагы сорауларына җавап бирде

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев әти-әниләр белән Бөтенроссия очрашуы  үткәрде. Рособрнадзор җитәкчесе 2020-2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен, Бөтенроссия тикшерү эшләрен, PISA стандартлары буенча Россия мәктәпләрендә тикшеренүләрне оештыру һәм уздыруга, шулай ук башка актуаль темаларга багышланган сорауларга җавап бирде.  

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары әти-әниләреннән килгән иң популяр сорау БДИны 11 сыйныфны тәмамлаучы һәркем яки, узган уку елындагы кебек, югары уку йортына укырга керергә җыенучылар гына бирәчәкме дигән сорау булды.

"Быелгы җәйдә мәҗбүри имтиханнарны гамәлдән чыгару объектив чынбарлык белән аңлатылган мәҗбүри адым булды. Быелга килгәндә, имтиханнар уздыру тәртибен регламентлаучы норматив документларда без берни дә үзгәртмәдек. Хәзер бу уку елында шундый ук карар кабул итәргә кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләргә иртәрәк. Әгәр шундый ихтыяҗ булса, хөкүмәт тиз арада мондый карарны кабул итә ала. Әмма әлегә без рус теле һәм математика аттестат алу өчен мәҗбүри предметлар булып кала бирүдән чыгып эш итәбез ", - дип аңлатты Анзор Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International