Студентлар һәм педагоглар сайлау хокукы мәсьәләләре буенча иң яхшы эш конкурсында катнаша ала

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Мәгариф министрлыгы һәм балалар һәм яшьләр белән эшләүче башка министрлыклар һәм оешмалар белән берлектә сайлау хокукы һәм процессы мәсьәләләре буенча, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, дәүләт хакимияте органнарына, Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарына һәм сайлау кампанияләрендә катнашучыларга сайлауларны оештыруда иң яхшы эш буенча «Атмосфера» бөтенроссия конкурсын үткәрә. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук 35 яшькә кадәрге педагоглар катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 2021 елның августында билгеле булачак.

Тулырак мәгълүмат - конкурсның рәсми битендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International