"Мин - профессионал" Бөтенроссия студентлар олимпиадасының 4 сезонында катнашуга теркәлү ачылганнан соң беренче 10 көн эчендә килгән гаризалар саны 110 меңнән артып китте. Олимпиада - "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе, ул Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Теркәлү 8 октябрьдә башланды һәм 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу уку елында студентлар 72 юнәлеш буенча ярышачак.
Проектта катнашырга теләүче студентларга теркәлүне соңгы көнгә кадәр кичектермәскә киңәш итәләр. Әлбәттә, заявкаларны 24 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин, әмма моны инде хәзер үк эшләячәк кешеләрнең өстенлеге булачак. Теркәлгән кулланучылар акрынлап биремнәрнең демонстрацион вариантларына керү мөмкинлеге ала. Шулай булгач, ярышларга әзерләнү өчен аларның вакыты күбрәк булачак.
Олимпиаданың онлайн-сайлап алу этабы 27 ноябрьдә башлана. Барлык биремнәр - дистанцион. Онлайн-сайлап алуны уңышлы үткән студентлар февраль уртасыннан 2021 елның апрель ахырына кадәр узачак йомгаклау этабына чакыру алачаклар . Җиңүчеләр 2021 елның маенда билгеле булачак.