Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илдә белем алырга теләүчеләр өчен бөтенроссия ачык бәйгесен игълан итте

2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Россия Президенты стипендиясенә илебезнең барлык югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары дәгъва итә ала.
Министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйгедә фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә үзен күрсәткән, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрдә уңышка ирешкән һәм югары уку йортлары гыйльми советларыннан тәкъдим хатлары алган студентлар һәм аспирантлар катнаша ала. Гаризалар бары тик агымдагы елның беренче яртысында укуын тәмамлаучылардан гына алынмый.
Бәйге нәтиҗәләре буенча чит илгә белем эстәргә 40 студент һәм 60 аспирант бара алачак. Дәгъва кылучыларның документлары 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне махсус сайлап алу комиссиясе билгелиячәк.
Уку яки стажировка вакыты бер уку елыннан да артык булмаска тиеш. Стипендиатның укуы һәм яшәве өчен билгеләнгән акчалар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул итүче оешма хисабына күчерелә. Бүлеп бирелгән стипендия күләме уртача 20-24 мең доллар тәшкил итә.
Президент стипендиясе уку җиренә бару һәм кире кайтуга транспорт чыгымнарын, виза, медицина иминиятен эшләүгә киткән акчаларны, уку һәм яшәү, җирле транспортта йөрү өчен түләүне каплый.
Бәйгедә катнашу өчен дәгъва итүчеләр документларын 125993, Мәскәү, М-93, ГСП-3, Тверь урамы, 11нче йорт адресы буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы халыкара департаментына юллый ала. Конкурс турында тулырак мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International