Татарстан укучылары чит телләр буенча олимпиадага әзерләнә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча «Speak and study» республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары уза.

Сменада Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадан һәм Әлмәттән 80гә якын укучы катнаша. Сменада катнашучылар - 2020-2021 уку елының француз, немец һәм кытай телләре буенча мәктәп олимпиадасының мәктәп этабы җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук 2019-2020 уку елда бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары.

Атна дәвамында балалар белән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе командасы шөгыльләнәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International