Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советында үз регионнарын тәкъдим итәчәк педагогларның исемнәре билгеле булды. Яңа совет составына Татарстаннан ике педагог керде: Казанның 10 нчы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бердникова Лилия Галимҗан кызы һәм Түбән Кама муниципаль районының Олы Афанас урта мәктәбе директоры Степанов Бронислав Анатольевич.
Совет составы ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнде, анда 212 000 кеше катнашты.
Конкурста илнең барлык төбәкләреннән укытучылардан 1779 гариза килгән. Нәтиҗәдә, яңа структурага 168 педагог керде.
Совет якын арада эшкә керешәчәк. Беренче утырышның темасы эпидемиологик вәзгыять шартларында педагоглар эше булачак. Фикер алышу барлык катнашучылар өчен дә уңайлы форматта узачак.