700 укучы «ЖЭКА» уены буенча киберспорт турнирында катнашты

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстанда "ЖЭКА" укыту компьютер уены буенча региональ киберспорт турниры тәмамланды. Ярышлар “Чиста шәһәр” уенының дүртенче дәрәҗәсе буенча ике этапта узды. Ярышларда гомуми белем һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 12-17 яшьлек укучылар катнашты.  Чара ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә һәм дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды катнашында үткәрелде.

Турнирда Яр Чаллы, Лаеш, Чистай, Бөгелмә, Тукай һәм башка районнардан барлыгы 700 укучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International