6-11 сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивале 23 октябрьдә старт ала

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

6-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелүче «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивале 23 октябрьдә старт ала.

Беренче этапта катнашучылар проект сайтында булган һөнәрләрне белүгә интерактив тест узарга тиеш. Шәхси кабинетта барлыгы 60тан артык тест бар. Катнашучы тестларны никадәр күбрәк узган булса, система аның мәнфәгатьләрен шулкадәр төгәлрәк билгели һәм туры килә торган гамәли чаралар һәм рекомендацияләрне сайлый.

Икенче этап - һөнәрне өйрәнү. Остаз җитәкчелегендә укучылар үзләрен кызыксындырган һөнәрләрнең нечкәлекләре белән танышалар һәм реаль һөнәри эшчәнлеккә бәйле биремнәрне үтиләр.

Һөнәрләр фестивале дистанцион форматта узачак, аның ярдәмендә Россиянең барлык почмакларыннан мәктәп укучылары үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International