Казанда Россия Федерациясе субъектларыннан ватандашларны кабул итү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

21 октябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында Россия Федерациясе субъектларындагы ватандашлар арасыннан абитуриентларны укырга кабул итү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә кысаларында Россия  төбәкләрендә яшәүче ватандашлар арасыннан абитуриентларны Татарстан югары уку йортларына кабул итүгә йомгак ясадылар һәм алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, республика югары уку йортлары проректорлары һәм җаваплы секретарьлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International