«Башлангыч белем: башлангыч мәктәп укучыларын укытуның яңа технологияләре һәм инструментлары» виртуаль белем бирү практикасы турында

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме нигезендә 2020 елның 12 октябрендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан видеоконференция форматында башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикасы үткәрелде.

Катнашучылар алдында институтның фәнни хезмәткәре Мусинова Ольга Юрьевна чыгыш ясады. Онлайн-трансляция барышында башлангыч мәктәптә электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде; төбәкнең мәгариф системасында цифрлаштыру белән бәйле төп процесслар билгеләнде.

Семинарда катнашучылар укучыларның дистанцион формада уен алымнарын куллану ярдәмендә дәресләргә мотивациясен ничек арттырырга мөмкин икәнлеген белделәр, дистанцион укыту вакытында укучыларның төркем эшен оештыруда практика үттеләр.

Вебинар эшендә 19 педагог катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International