2020 елның 22 октябрендә «Идел-Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясенең III форумы ачылды. Быел Форум эпидемиядән соңгы чорда университетара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләренә багышланган.
Форум 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара кысаларында Идел буе федераль округы һәм Кытай Халык Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары профессорлар-укытучылар составы чыгышлары тыңланачак.