Мөслимдә география укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Мөслим муниципаль районының Мари Бүләр урта мәктәбендә география укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте. Анда Мари Бүләр мәктәбенең география укытучысы Алсу Батырова 10 сыйныфта “Латин Америкасы темасы буенча гомумиләштерү” дәресе, “Хайваннарны яклыйк” исемендә класстан тыш чара күрсәтте, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Үткәрелгән чаралар югары әзерлекле, бүгенге дәрес таләпләренә туры килерлек итеп оештырылган. Мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Авылның һәм мәктәпнең бай тарихы белән танышу күңелгә хуш килде. Аннары түгәрәк өстәл артында фикер алышулар булды. Укучылар олимпиадасының муниципаль этабы буенча анализ ясалды. ТРның Фән һәм Мәгариф министрлыгы контроль һәм надзор департаментының тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International